belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Алтыннан да кыйммәт нәрсә - тәрбияле баладыр (Ризаэтдин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулуга башышланган әдәби-музыкаль кичә)

Алтыннан да кыйммәт нәрсә - тәрбияле баладыр (Ризаэтдин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулуга башышланган әдәби-музыкаль кичә)

27 Nov, 2009 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ризаэтдин Фәхреддин
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Теләче районы Шәтке гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы

Р.Фәхреддин өйрәткәнчә, балада башта гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Р.Фәхреддин бик нечкә тоемлаучы психолог буларак, кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган Гүзәл Холык төшенчәсен түбәндәге 10 өлешкә бүлеп күрсәтә:

Тугрылык. Гүзәл холыкларның падишаһы – тугрылыктыр. Шуның өчен: “Балаларыңа тугрылык өйрәт, тугрылык исә аларга һәрбер өстенлекне өйрәтер”, - диләр. Тугры булган кеше – ышанычлы булыр.

Үз хатаңны үзең тану. Бу сыйфат- өммәтләрнең, халыкларның югары күтәрелүенә дәлилдер.

Кыю булу. Бу сыйфат – сүзне ачык сөйләү һәм күңелдәге фикерне югалып калмыйча, гади итеп бәян итүдән гыйбарәттер.

Үз вазифаңны үзең белү. Бу сыйфат һәркемнең үзендә булырга, кемдер тарафыннан кисәтеп көтеп тормаска тиеш ...

Хакыйкатьне күзәтү. Бу сыйфат эшләрнең тышкы ягын түгел, ә эчке мәгьнәсен күзәтүдә чагыла.

Вакытында эшләү. Бүгенге эшне иртәгә калдырмау – дөнья көтүнең беренче шартыдыр. Бер эшнең үз вакытыннан кичегеп эшләнүе бик күп эшнең бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булуы мәгълүм.

Үз уеңда нык торучанлык һәм түземлелек. Бу сыйфат һәртөрле тыюларга каршы тору һәм үзе дөрес итеп санаган фикереннән кире кайтмауда ачык күренә.

Үз-үзеңә ышану. Бу сыйфат беркемнән дә ярдәм көтмичә, фәкать үз-үзенә нык ышанган килеш бөтен авырлыкларны җиңеп алга баручы кешедә ачык чагыла.

Намус. Кешенең бөтен кыйммәтлеге – намуслы булуда. Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә - намус булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә - намуссызлыктыр.

Авырлыкка түзә белү. Бу сыйфат, һәрбер кечкенә эшкә әһәмият бирмәү һәм зур эшләрдә дә үзен-үзе яхшы тотып, салкын кан белән фикер йөртүдә ачык күренәдер.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Алтыннан да кыйммәт нәрсә - тәрбияле баладыр24.13 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Тематика: 
Ризаэддин Фәхреддин
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 15:33): https://belem.ru/node/2147