РОССИЯ: 300 данә яңа мәгариф стандарты
2010 елның 1 нче гыйнварыннан Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч мәктәп, училище, техникум һәм югары уку йортлары өчен нәкъ шул күләмдә яңа федераль дәүләт стандартларын рәсмиләштерәчәк. Бу турыда сишәмбе көнне Мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко хәбәр итте.
"2010 елның 1 нче гыйнварына кадәр Юстиция министрлыгында берничә йөз стандарт теркәү узарга тиеш. Бүгенге көндә өч стандарт теркәлде. Әллә ни күп булмаса да, алга таба эш тизрәк барыр дип ышанабыз”, - диде Реморенко “Яңа буын стандарты нигезендә “Психологик-педагогик белем” әзерләү юнәлеше буенча югары һөнәри белем бирү төп мәгариф программаларын проектлау” исемле Бөтенроссия киңәшмәсендә.
Министр сүзләренә караганда, стандартлар теркәлү узу белән, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы стандартлар төзүчеләрдән төрле профильләрдән беренчел мәгариф программалары соратачак. Алар нигезендә мәгариф оешмалары үз укыту программаларын формалаштыра алачак.