belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Smart board интерактив тактасы буенча курслар

Smart board интерактив тактасы буенча курслар

26 Nov, 2009 Сылу 0
Smart board интерактив тактасы буенча курслар
Microsoft Office document icon Мәгълүмати хат.doc

“Татарстан Республикасы мәгариф системасын мәгълүматлаштыру” концепциясен һәм Россия Федерациясе Сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгының “Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының уртак квалификацион белешмәлеген (“Мәгариф хезмәткәрләре вазыйфаларының квалификация характеристикалары” бүлеге) раслау турында”гы 2009 ел, 14 нче август, 593 нче номерлы карарын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты түләүле нигездә курслар оештыра. Кыска вакытлы квалификация күтәрү курслары махсус мәгариф хезмәткәрләре өчен, “Башлангыч белем бирүдә эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыруда укытуның интерактив чараларын (Smart board интерактив тактасын) куллану методик үзенчәлекләре” темасына узачак.

Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.11.2009 - 11:30):https://belem.ru/node/2143