belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Олимпиадалар исемлеге

Олимпиадалар исемлеге

25 Nov, 2009 Сылу 0
Олимпиадалар исемлеге

"Российская газета"да 2010 елда сәләтле яшьләргә үсәргә ярдәм итү премияләрен алырга мөмкинлек биргән олимпиада һәм башка бәйге-чараларның исемлеге басылды (исемлекне раслаучы карар һәм олимпиадалар исемлеге белән http://www.rg.ru/2009/11/24/perechen2-dok.html сылтамасы буенча танышып була).

Документта 189 ярыш теркәлгән. 2008-2009 елда олимпиадалар саны 120 була. Ләкин белгечләр ул вакытта ук сынауларның күп санлы булуын ассызыклый, тикшерү таләп итә. Җентекле тикшерү нәтиҗәсендә олимпиада-бәйгеләрнең барысы да югары дәрәҗәдә булуы ачыклана. Алар чыннан да олимпиадаларның югары статусына лаек. Билгеле булганча, әлеге олимпиада җиңүчеләре югары уку йортларына укырга кергәндә саллы ташламаларга да ия.

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий рәислегендә узган Россия олимпиадалар советы утырышында алдагы ел исемлегеннән 24 олимпиада төшереп калдырылган. Мисал өчен, мәктәп укучыларының аэрокосмик олимпиадасы инде уздырылмаячак. Шул ук вакытта совет вәкилләре яңа175 чарадан гыйбарәт исемлек тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, быелгы олимпиадалар исемлегендә 189 ярыш исәпләнә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 25.11.2009 - 12:06):https://belem.ru/node/2141