Безнең якларның дару үләннәре
Балалар, әйдәгез әле, үзебезнең Зәй табигатенә күз салыйк. Безнең район нәрсәләргә бай? (урманнарга, күлләр, чишмәләргә, елгаларга, файдалы казылмаларга һәм дару үләннәргә). Балалар, мин сезгә дару үләннәре турында сөйләргә җыенам. Менә сукмак кырыенда үсә торган бака яфррагы үләнен генә алыйк. Шушы җәрәхәтләрне бака яфрагы сыгынтысы дәвалый. Салкын тигәндә үги ана яфрагы, мәтрүшкә, юкә чәе, гөлҗимештән ясалган чәй эчегез. Сөйли китсәң, алар бик күп инде. Мин сезгә бары тик шуны гына әйтергә телим, дару төймәсе капканчы, үләннәрдән файдаланыгыз. Озак яшәрсез.
Табигать бит әле ул, укучылар, байлык кына түгел, матурлык, гүзәллек дөньясы да. Елның төрле фасыллары вакытындагы табигатьне күз алдыгызга китерегез һәм үз сүзләрегез белән сурәтләп бирегез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Безнең якларның дару үләннәре (VI сыйныф) | 9.54 KB |