Мәгариф идарәсе муниципаль органнарының җитәкчеләре игътибарына
2009 елдан Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты “Киләчәк өчен белем алу” исемле Intel Халыкара мәгариф программасының “Teach Essential Online, TEO” дигән яңа формасында катнаша башлады.
Курслар бушлай уза. Уку 72 сәгатькә исәпләнгән. Программа ике өлештән гайбарәт. Беренче 12 сәгате тренинг рәвешендә оештырыла. Дәресләр уку йортында үтәчәк. Калган 60 сәгать укулар дистанцион рәвештә уза.
7-18 нче декабрьдә уку йортының планы буенча информатика укытучылары өчен “Заман мәктәбе шартларында информатика укытучысы эшчәнлегенә яңа алымнар: Челтәрле технологияләр, Интернет нигезләре һәм Web-битләр ясау” темасына бюджет нигезендә курслар уздырылачак. Әлеге курслар кысаларында “Киләчәк өчен белем алу” программасы буенча тьюторлар әзерләү дә планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат белән уку йортының рәсми сайтында таныша аласыз.