БДИ-2010га әзерлек материаллары
12 Nov, 2009 Сылу 0
2010 елда узачак Бердәм дәүләт имтиханнарына бүгеннән үк әзерләнергә мөмкин. Моның өчен материалларның булуы сорала. Аларны Интернет челтәрендә бушлай табып буламы соң? Әйе, Интернет мондый сайтларга кытлык кичерми, ләкин аларның барысына да ышанырга кирәкми. Укучылар өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән рәсми сайтлар бар. Шуларның берсе Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмати порталы (http://www1.ege.edu.ru). Соңгы яңалыклар арасында 2010 елда оештырылачак БДИга әзерлек материаллары да урнаштырылган (http://www1.ege.edu.ru/content/view/647/1/).