belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Грипп белем алуга киртә түгел

Грипп белем алуга киртә түгел

12 Nov, 2009 Сылу 2
Грипп белем алуга киртә түгел

Казан шәһәренең 1 нче гимназиясендә дистанцион белем алу системасы старт алган. Каникуллар билгеле сәбәпләр аркасында озынайтылгач, уку йортының www.tgim1.edusite.ru сылтамасы буенча урнашкан рәсми сайтында укучылар өчен өйдән торып белем алу мөмкинлеген тудырганнар. Гимназиядә NetSchool исемле комплекслы мәгълүмати система кертелгән. Әлеге программа ярдәмендә уку процессына даими мониторинг уздырырга, административ мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә, белем бирү процессының барлык катнашучылары арасында да оператив элемтә урнаштырырга мөмкин.

“Игъланнар тактасы”нда махсус һәр сыйныф өчен биремнәр урнаштырыла. Һәр укучы өчен сайтта шәхси “бит” булдырылган. Тагын бер яңалык: информатика кабинетында камералар эшли. Алар ярдәмендә 15 минутлык видео-дәресләр үткәрелә. Видео дәрескә яңа материал, аны ныгыту һәм өй эш бирү керә.

Гимназия җитәкчесе Гөлфия Шәмсиева сүзләренә караганда, белем бирүнең бу формасы укучылар арасында аеруча популяр икән. Биредә дистанцион белем бирүне берничә юнәлештә алып барырга планлаштыралар. Бу: укучыларны БДИга, олимпиадаларга әзерләү, каникуллар озынайтылган очракта, яисә теге як бу сәбәпләр аркасында өйдә утыручы укучыларга белем бирү.

Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

13 Ноябрь, 2009 - 22:44

Permalink

Гафу үтенәм.

Хәтта 6 нчы номерлы Баулы мәктәбенең дә эш тәҗрибәсе бар икән: http://www.net-school.ru/video.php

Кунак сурәте

Кунак

13 Ноябрь, 2009 - 22:39

Permalink

Система турында

Тулырак мәгълүмат: http://www.net-school.ru/prod_about.php
Әлеге системаның ничек эшләвен видеодан күрәсе килә. Интернетта юк.


URL (яңартылу датасы: 12.11.2009 - 15:51):https://belem.ru/node/2091