Инглиз теле укытучылары өчен
12 Nov, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институты хәбәр итүенчә, агымдагы елның 16-27 нче ноябрь көннәрендә уку йортының чит телләрне укыту методикасы кафедрасы башлангыч мәктәптә “Башлангыч этапта чит телгә өйрәтү методикасы” проблемасы буенча эшләргә планлаштырган инглиз теле укытучыларын квалификация күтәрү курсларына чакыра.
Курслар турында тулырак мәгълүматны сез 8 (843) 2-38-02-24 телефон номеры яисә irortinyaz309@mail.ru электрон адресына мөрәҗәгать итеп белә аласыз.