belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > “Татарстанның инновацион мәгарифен үстрүдә республика мәктәпләренең халыкара хезмәттәшлеге һәм стратегик партнерлыгы”

“Татарстанның инновацион мәгарифен үстрүдә республика мәктәпләренең халыкара хезмәттәшлеге һәм стратегик партнерлыгы”

2 Nov, 2009 Сылу 0
“Татарстанның инновацион мәгарифен үстрүдә республика мәктәпләренең халыкара хезмәттәшлеге һәм стратегик партнерлыгы” темасына р

Татарстанның инновацион мәгарифен үстерү, халыкара хезмәттәшлек программасында катнашучы гомуми белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тәкъдир итү максатыннан, иртәгә 3 нче ноябрь көнне Казан шәһәре, Авиатөзелеш районының немец телен тирәнтен өйрәтүче 36 нчы мәктәбе базасында шушы темага республикакүләм фәнни-гамәли семинар узачак.

Семинар эшендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары вәкилләре, республиканың гомуми һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәрне катнашачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.11.2009 - 17:48):https://belem.ru/node/2082