Аттестация узу шартлары үзгәрә?
2 Nov, 2009 Сылу 0
2011 елның 1 нче гыйнварыннан педагогик хезмәткәрләрнең аттестация узу тәртибе узгәрүе ихтимал. Һәрхәлдә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы төзәтмәләр кертелгән проектны инде тәкъдим иткән. Яңа проект әүвәлгесеннән шактый аерыла. Әйтик, яңа документта җитәкче хезмәткәрләр, укытучы-методист, укытучы-тәрбияче статус-исемнәре, база категория һәм күп кенә башка төшенчәләр юк. Аның каравы, мөгаллимнәрнең 5 елга бер мәҗбүри аттестация узу пункты сакланып калган. Шул рәвешчә, укытучылар педагог эшчәнлеген алып барырга сәләтле булуларын һәрдаим дәлилләп торырга тиеш булачак.
Яңа проект белән сез http://www.ug.ru/issues08/?action=topic&toid=6994 сылтамасы буенча таныша аласыз.