«Мәгарифтә когнитив технологияләр»
Уку елы башыннан Татарстан Республикасының 2 мәктәбендә шушы исем астындагы инновацион проект апробация уза.
Әлеге проектның нигезендә Казан дәүлә университеты галимнәренең күрү системасы, интеллект, интуитив-үзенчәлекле фикер йөртү өлкәсендәге тикшеренүләре ята. Россия Федерациясе тарафыннан бу эшләргә биш патент алынган, алар әйдап баручы фәнни журналларда басылган.
Проектны апробацияләү мәйданы буларак Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике уку йорты билгеләнә. Бу - Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм Казан шәһәре, Идел буе районының 6 нчы гимназиясе.
Укыту системасы өч баскычтан гыйбарәт. Беренче ике баскыч дистанцион рәвештә уза. Алар күп вакыт сарыф итми. Әйтик, укучы утеп барышлый билгеле бер рәсемнәрнең стереоскопик тирәнлегенә игътибар итәргә тиеш. Өченче баскычта исә, балалар төрле дәрәҗә авырлыктагы рәсемнәрне монтажлауга өйрәнә. Нәтиҗәдә, укучыларның күрү системасы яссы рәсемнәрне күләмле итеп кабул итү сәләтенә өйрәнә.