“Яңа мәктәпкә – методик хезмәт”
28 Oct, 2009 Сылу 0
Муниципаль методик хезмәт эшчәнлегендә инновацион үзгәрешләрне ачыклау һәм аның Россия мәгариф үсешенә йогынтысын үстерү максатыннан, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен үстерү һәм аларны һөнәри яңадан укыту Академиясе муниципаль методик хезмәтләр өчен “Яңа мәктәпкә – методик хезмәт” исемле инновацион модельләр бәйгесе игълан итә. Бу турыңа Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты мәгълүмат бирә. Чара агымдагы елның 2 нче ноябреннән 2010 елның 19 нчы гыйнварына кадәр “Инновацион модельләр - муниципаль методик хезмәтләрнең кадрларын яңарту нигезе” Гомумроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узачак.