МӨСЛИМ: БДИга әзерлек
27 Oct, 2009 Сылу 0
Мөслим районында укучылар рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Имтихан барышында ачыкланган җитешсезлекләрне 27 нче октябрьдә Баек урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган районның методик берләшмәсе утырышында анализлыйлар. Биредә Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча ресурслар үзәге алдында конкрет эшләр билгеләнә, дип хәбәр итә Мөслим районының мәгариф порталы.