Мәктәп укучыларының ашау хаклары арта
«Татар-информ»
Казан исполкомы җитәкчесе “2008 нче елда Казанда муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын тукландыруны тәэмин итү” карарын кабул иткән. Бу турыда Казан мэриясенең пресс-хезмәте хәбәр итә.
Карар Роспотребнадзор рекомендациясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ризалыгында 2008 нче ел өчен якынча меню төзелгән, кайнар ашның бәясе билгеләнгән: 7 яшьтән 11 яшькәчә булган укучыларга - 24 сум 20 тиен, ә 11 яшьтән 18 яшькәчә укучыларга - 27 сум 40 тиен.
1 нче марттан кайнар ашның бәясе бер мәктәп укучысына көнгә 22 сум тәшкил итәчәк. Аның 4,8 сумы шәһәр бюджетыннан субсидия сыйфатыннан бүленсә, 17,2 сумын ата-аналар түләячәк.
Исегезгә төшерәбез: элегрәк бер мәктәп укучысына ашау хакы 16 сум тора иде.
Шәһәрнең 30 меңгә якын баласы – тулы булмаган гаиләдә үскән, аз тәэмин ителүче, күп балалы гаиләдәге, ятим һәм инвалид балалар бушлай тукланачаклар.
2008 нче ел өчен шәһәр бюджетыннан укучыларга ашау өчен 143 млн. сум акча каралган. Карар буенча, 31 млн. сум күләмендә өстәмә акча да бүленәчәк.