Норматив документларда яңа боерык
26 Oct, 2009 Сылу 0
“Норматив документлар” бүлегендә яңартулар бар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “2009-2010 уку елында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп һәм муниципаль этапларын үткәрү турында”гы 2009 ел, 24 нче сентябрь, 1799/09 номерлы карарына үзгәртүләр кертү турында министрлыкның 2009 ел, 14 нче октябрь, 1954/09 номерлы боерыгы эленде. Мәктәп укучыларының Санкт-Петербург шәһәрендә узачак олимпиадаларында катнашуы һәм республикабызда Корбан бәйрәм ял көне булып саналуы сәбәпле, информатика һәм җәмгыять белеме дисциплиналарыннан узачак олимпиадаларның муниципаль этапларын уздыру вакыты үзгәрә. Игътибарлырак булыгыз!!!