Программалау буенча И.В. Поттосин исемендәге X Ачык Бөтенсебер олимпиадасы
22 Oct, 2009 Сылу 0
Новосибирск дәүләт университеты мәктәп укучылары һәм студентларны мавыктыргыч Интернет-ярышка чакыра.
Олимпиадада Россия һәм чит ил укучылары катнаша ала. Бер уку йортыннан берничә команда тәкъдим ителергә мөмкин. Командалар составына тренер һәм 3 студент (укучы) керә.
Ярыш ике турда узачак:
• Беренче тур - дистанцион, Интернет ярдәмендә. Ярышта катнашу кагыйдәләре белән http://neerc.ifmo.ru сайтында танышырга мөмкин.
• Икенче тур Новосибирск шәһәрендә узачак. Бирегә 40 команда гына юллама алырга мөмкин.
Интернет турны уздыру 25 нче октябрьгә планлаштырылган (якшәмбе). Узу вакыты: мәскәүчә 10:00дә.
Теркәлү узу өчен сылтама: http://olimpic.nsu.ru/widesiberia/archive/wso10/2009/rus/index.shtml