Октябрь – Халыкара мәктәп китапханәләре ае
2008 елда Халыкара мәктәп китапханәләре ассоциациясе карары нигезендә октябрь Халыкара мәктәп китапханәләре ае итеп билгеләнде. Быел ул “Мәктәп китапханәләре: эре план белән” темасы астында уза.
Бу уңайдан Казан шәһәре Киров районының 15 нче гимназиясендә “Икенче буын стандартлары мәсьәләләренең чишелешен тәэмин итүче мәгариф технологияләрен кертү коралы буларак уку әсбабы” темасыннан семинар узды.
Семинарда Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телендәге тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Роберт Миңнуллин, Казан шәһәре Киров районы администрациясе башлыгы урынбасары Ирина Жукова, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физика факультеты деканы, педагогия фәннәре докторы, профессор Васил Гайфуллин, педагогика кафедрасы профессоры Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әйдап баручы галимнәре, Татарстан Республикасынң Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, методистлар, мөгаллимнәр, китапханә хезмәткәрләре катнаша.
Семинар кысаларында “Инновацион педагогика технологияләрен тормышка ашыру коралы буларак яңа гасыр дәреслеге” дигән темага “түгәрәк өстәл” уза. Биредә мәктәп китапханәләре үсеше белән бәйле проблемалар, яңа буын уку әсбапларын эшләүдә әйдап баручы галимнәр һәм практик укытучыларыбызның уртак эше перспективалары һәм күп кенә башка мәсьәләләр күтәрелә.