“Мәктәп директоры урынбасары – 2010”
Россиядә шушы исем астында бәйге старт алды. Чараны Мәгариф хезмәткәрләрен яңадан һөнәри укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрү Академиясе, Мәгариф сыйфатының Мәскәү Үзәге һәм “Иҗади укытучылар челтәре” порталының мәгълүмати ярдәме белән “МЦФР Ресурсы образования” үзәге, “Справочник заместителя директора школы” журналы оештыралар. Темасы: “Мәгариф процессы белән идарә итүдә заман технологияләре”.
Бәйгедә балаларның өстәмә белем алуы өчен җаваплы укыту-тәрбия, фәнни-методик яисә эксперименталь эш буенча директор урынбасарлары катнаша ала.
Эшләрне «Конкурс» тамгасы белән zam@mcfr.ru электрон адресына 2010 елның 1 нче июненнән дә соңга калмый җибәрергә кирәк. Нәтиҗәләр 2010 елның августында игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә 20 мең күләмендә акчалата премияләр каралган. Бәйгенең нигезләмәсе белән беркетелгән файлда яисә http://menobr.ru сылтамасында танышып була.