“Мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмаларында иң яхшы физкультура-сәламәтләндерү эше тәэмин ителеше” бәйгесе старт ала
15 Oct, 2009 Сылу 0
Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Билгеле, чара Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын уздыру кысаларында оештырылачак.
Республикакүләм бәйгенең максаты булып физик үсеш алу өчен шартлар тудыру, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары һәм мәгариф идарәсенең муниципаль органнары эшчәнлеген активлаштыру тора.
Бәйгедә, нинди ведомство карамагында булуга карамастан, Татарстан Республикасының барлык төр мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары да катнашу хокукына ия.
Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.