“Компьютер ликбезы” дәвам итә
Татарстанда өлкән буын вәкилләрен компьютер серләренә төшендерүче “Компьютер ликбезы” исемле республика хәйрия проекты дәвам итә. Алдагы хәбәрләрдә әйтеп узуыбызча, акция Халыкара картлар көне уңаеннан 1 нче октябрь көнне старт алган иде. Проект 1 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Өлкән буынны компьютер нигезләренә өйрәтү тәҗрибәсе Россиядә Мәскәү шәһәрендә, Ханты-Манси автономияле округы һәм Түбән Новгород өлкәсендә бар. Чит илләрдә ул Бөекбритания, Финляндия һәм Норвегиядә популяр.
Казан шәһәрендә яшәүче пенсионерлар исә белем алу буенча түбәндәге телефоннарга шалтыратып языла ала: Авиатөзелеш районы - 571-23-85; Вахитов районы - 236-74-48; Киров районы - 555-01-63; Мәскәү районы - 542-32-44; Яңа Савин районы - 522-89-82; Идел буе районы - 277-23-52; Совет районы: 272-03-51.
Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарында укулар ничек һәм кайда оештырылуын беркетелгән файлда тәкъдим ителгән табельдан табарга мөмкин. Тагын да тулырак мәгълүмат www.blagort.ru сайтында.