2007 нче елда өстәмә бүләкләрне ничә сыйныф җитәкчесе алган?
5 Mar, 2008 Кунак
2007 нче елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында Россиянең 809 мең укытучысы өстәмә бүләкләр алдылар. Мәгариф буенча Федераль агентлык коллегиясе хәбәр итүенә караганда, әлеге максат өчен федераль бюджеттан 10,777 млрд. сум акча юнәлдерелгән булган.
Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр федераль бюджеттан 2008-2009 нчы елларда да дәвам ителәчәк.
“Иң яхшы укытучыларга ярдәм итү" юнәлеше кысаларында узган ел конкурста җиңү яулаган 10 мең укытучы 100 мең сум күләмендә дәүләт бүләге алганнар. Әлеге проектны гамәлгә ашырыр өчен федераль бюджеттан 1 млрд. сум акча каралган булган.
2007 нче елда конкурста катнашучылар саны үсеп киткән: 2006 нчы елдан 18081 заявка бирелсә, 2007 нче елга кадәр 28585 менгән.