belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре игътибарына!

Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре игътибарына!

9 Oct, 2009 Сылу 0
Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре игътибарына!

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты мөгаллимнәрне чираттагы квалификация күтәрү курсларына чакыра. Укулар агымдагы елның 19-30 нчы октябрь көннәрендә бюджет нигезендә узачак. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч гомуми мәгарифнең үстерешле укыту системасында яңа стандартлар” проблемасы буенча курслар тәкъдим итәләр.

Программада:

- Россиядә белем бирүнең бүгенге көн торышы һәм үсеш тенденцияләре.
- “Безнең яңа мәктәп” проекты. Икенче буын мәгариф стандартлары.
- Башлангыч гомуми мәгарифнең база саналган педагогик технологияләрен сайлап алуда яңа юллар.
- Башлангыч мәктәптә универсаль укыту гамәлләрен проектлау һ.б.

Укытучыларны Казан шәһәре, Проточная урамы, 8нче йорт адресы буенча көтеп калалар.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.10.2009 - 16:05):https://belem.ru/node/2005