Россиядә мәктәп укучыларын наркотест узарга мәҗбүр итмәкчеләр
Ел саен уздырыла торган медицина тикшерүләре кысаларында гомуми урта белем алучыларны әле наркотик матдәләр куллану-кулланмауга да сынарга уйлыйлар. Бу турыда Россия Федерациясенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте директоры Виктор Иванов хәбәр итә.
Ведомство башлыгы өстәмә процедуралар үткәрелмәячәген вәгъдә иткән. Медицина тикшерүе өчен әти-әниләр рөхсәте дә таләп ителми икән. “КоммерсантЪ” хәбәр итүенчә, әлеге тикшерүләрне Россиянең баш табибы Геннадий Онищенко да хуплый. Бу чаралар мәктәпләрдә наркомания үсешен туктатырга һәм гепатит белән ВИЧка профилактика үткәрүгә ярдәм итәчәк, дип саный ул.
Шулай да хокук саклаучылар бу очракта түрәләр белән килешеп бетми. Алар фикеренчә, мәҗбүри наркотестлар уздыру “гаепсезлек презумпциясе”нә каршы килә. Өстәвенә, әлеге проект закон тарафыннан да кабул ителмәгән.