Татар галимнәре форумы

19-21 нче сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда Татар галимнәре форумы уздырыла. Бу җыенны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра. Форумга 400 дән артык кеше чакырылган. Араларында бөтен дөньяга билгеле галимнәр, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре дә бар.
Алар арасында физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия фәннәр академиясең хакыйкый әгъзасы Солтан Галимҗан улы Вәлиев, атаклы физик Камил Вәлиев, астрофизик Рәшит Сюняев, Ульяновски дәүләт педагогика университетының Ватан тарихы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Әмир Әхмәтов, техник фәннәр кандидаты, идарә итү технологиясе һәм дизайн институты профессоры, Россия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Димитровград шәһәр Советы депутаты, финанс-икътисадый сәясәт буенча комитеты рәисе Хәйдәр Галиуллин, тарихчы Абделхан Әхтәмҗан, Ульяновскиның авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Әнвәр Галиәкбәров һ.б. галимнәр бар.
Җыен татар, рус һәм инглиз телләрендә үтәчәк дип көтелә.
