Россиянең 12 югары уку йорты милли тикшеренү университеты статусы алачак
7 нче октябрь көнне университетлар үсеше программаларын сайлау буенча конкурс комиссиясе йомгаклау утырышын уздырды дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы. Бәхет елмайган уку йортларына “милли тикшеренү университеты” категориясе бирелергә тиеш.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары тарафыннан финалга эләккән 28 югары уку йортының гаризасы җентекле өйрәнелә. Яшерен тавыш бирү юлы белән 12 җиңүче-уку йорты билгеләнә. Күпчелек тавыш җыйганнар арасында Татарстанның бер югары уку йорты да бар. Сүз А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты турында бар. Милли тикшеренү университеты статусын алган уку йортларына 2009-2018 елларга үз үсеш программаларын финанслау өчен федераль казнадан 1,8 млрд. сумга кадәр акча бүленеп биреләчәк.
Җиңүчеләр арасында шулай ук Югары икътисад мәктәбе – дәүләт университеты, Мәскәү авиация институты, Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү физика-техника институты, Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты, Новосибирск дәүләт университеты һ.б. бар.