Андрей Фурсенко: "Югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре октябрь ахырына кадәр расланачак".
"Ил югары уку йортларына кабул итүнең яңа кагыйдәләре октябрь ахырына кадәр расланачак. Бүгенге көндә, бер сораудан кала, барлык мәсьәләләр дә хәл ителде”, - дип белдерде Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кичә Россия мәгариф министрлыгында узган коллегиядә. Министр үз чыгышында төп яңалыкларны билгеләде. Бу – югары уку йортына кабул итү этапларының өчтән икегә калуы; уку йортларының минималь баллар киртәсен профильле фәннәрдән генә түгел, ә профильле булмаган дисциплиналардан да билгеләү мөмкинлеге; максатчан программа нигезендә укырга алынучы абитуриентлар күләменең 30дан 20 процентка киметелүе.
Бары бер мәсьәлә генә ахыргача хәл ителмәгән. Студентларның документларын берьюлы берничә югары уку йортына тапшыру мәсьәләсе күпләрдә бәхәс уята. Ләкин октябрь азагына бу сорау буенча да уртак фикергә килергә тиешләр, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм фән министрлыгы. Андрей Фурсенко ассызыклавынча, соңгысында ректорлар җәмгыяте сүзе мөһим роль уйнаячак.
Яңалыкларга карата үз фикерен Мәгарифтә дәүләт сәясәте Департаменты Директоры Игорь Реморенко да белдерде: “Югары уку йортларына кабул итүнең яңа кагыйдәләре дәвамлы характерга ия. Ник дигәндә, карар 2010 уку елында гына түгел, киләсе елларда узачак кабул итү компанияләре барышын да көйләргә тиеш”.
Мәгълүм булганча, яңа карарның проекты Россия Мәгариф һәм фән министры сайтында байтак эленеп торды. Теләге булган һәркемгә үз тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен министрлыкка юллау мөмкинлеге тудырылды. Тәкъдимнәр карар кабул иткәндә җентекле тикшерү узып, исәпкә алыначак, диелгән иде.