"Норматив документлар" бүлегендә ЯҢАЛЫК
7 Oct, 2009 Сылу 0
Кадерле мөгаллимнәр, укучылар! “Норматив документлар” бүлегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “2009-2010 уку елында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп һәм муниципаль этапларын үткәрү турында”гы 2009 ел, 24 нче сентябрь, 1799/09 номерлы карары элеп куелды. Сынаулар нояберьнең 11ендә старт ала. Беренче булып мәктәп укучылары тарих фәненнән көч сынашачак. Тәүге этапның соңгы ярышлары 1нче декабрьгә планлаштырылган, ул хокук дисциплинасыннан үтәчәк. Олимпиадаларның мәктәп һәм муниципаль этаплары графигы белән “Норматив документлар” бүлегендә танышып була.