belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары

Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары

6 Oct, 2009 Сылу 0
Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары
Microsoft Office document icon Нигезләмә.doc

2009 нчы елның 25 нче ноябрендә сәгать 10.00 дә, Мамадыш шәһәренең 2 нче мәктәбендә Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәреләчәк. Биредә гомуми урта белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицей, өстәмә белем бирү йортларының 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.

Бәйге укучыларны һәм педагогларны күренекле тел галиме, фольклорчы, педагог Хуҗа Бәдигыйнең хезмәтләре белән таныштыруны; татар халкының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү һәм халык иҗаты җәүһәрләрен туплауны; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыруны; сәләтле балаларны барлау, тел сәнгатен һәм укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүне һәм бүгенге көн укучысының әхлак, әдәп идеалларын билгеләүне максат итеп куя.

Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 06.10.2009 - 18:09):https://belem.ru/node/1984