Яңа буын телефоны
6 Oct, 2009 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
"Тошиба" Япон электр техникасы концерны яңа компакт модельле кәрәзле телефон тәкъдим итә. Яңалык шунда – аппарат электр чыбыгыннан тутырылмаячак, бары метанол хисабына гына эшләячәк.
Тышкы кыяфәте үлчәнешләре гади кәрәзле телефоннардан әз генә зуррак. Эшләү принцибы нидән гыйбарәт соң? Ул газлы уткабызгыч кебек метил спирты ярдәмендә кабына. Ихтыяр буенча телефон ион-литияле батарейка белән алмаштырыла ала. Бер тапкыр 3,5 миллилитр метанол белән тутырылган телефон 320 сәгать дәвамында туктаусыз эшләргә мөмкин.