Яңа бәйге
6 Oct, 2009 Сылу 0

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эш планы нигезендә һәм мәктәп укучыларында “Технология” өлкәсенә кызыксыну уяту максатыннан 2009 елның 31 нче октябреннән 1 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия һәм лицейлары укучылары арасында “Мәктәп укучыларының иҗади хезмәте” исемле бәйге узачак. Алабуга дәүләт педагогика университеты базасында узачак технология бәйгесен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алабуга педагогика университеты оештыра.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.
