belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Үрнәк укытучылар

Үрнәк укытучылар

6 Oct, 2009 Сылу 0

Чит регионнарда эшләүче татар мәктәпләре күпләргә урнәк күрсәтерлек. Моны яңа гына шаулап узган Халыкара Укытучылар көнендә мөгаллимнәр раслады. Алар Россия Федерациясенең “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 100 мең сумлык акчалата бүләккә һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булдылар. Төмән районының Талымхан мәктәбендә рус телен укытучы Рәчия Мидхәт кызы Сабирова, Шыкча мәктәбенең биология укытучысы Вәсимә Миндурал кызы Хәлилова һәм Ялутор районының Исәт (Яр) мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Венера Кәрим кызы Хәмидуллинаны яулаган уңышлары белән ”белемлеләр” дә чын күңелдән тәбрик итә.


URL (яңартылу датасы: 06.10.2009 - 14:51):https://belem.ru/node/1980