Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен
6 Oct, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты башлангыч мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты белгечләрен 2009-2010 елга яңадан һөнәри әзерләү факультетына укырга чакыра.
Факультетка татар телен белгән һәм югары педагогик белеме булган мөгаллимнәр генә кабул ителә. Укулар тәмамлангач, педагогларга дәүләт стандартындагы диплом бирелә.
Тулырак мәгълүмат уку йортының рәсми сайтында (http://www.iro-rt.ru/node/350).