belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Зур бәллүр пеликан" Чиләбегә очты

"Зур бәллүр пеликан" Чиләбегә очты

5 Oct, 2009 Сылу 0

Әйе, ниһаять, күпләр зарыгып көткән бәйгегә йомгак ясалды. 69 мөгаллимнән башта иң-иң 15 сайлап алганнар иде. Соңгыларыннан финалга янә 5 укытучы үтте. "Кече бәллүр пеликан" ияләрен сез беләсез. Бүген исә Халыкара укытучылар көнендә абсолют җиңүче исеме дә билгеле булды. Ул - Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәреннән Наталья Никифорова. Наталья Сергеевна Никифорова математиканы тирәнтен өйрәтүче 5нче урта мәктәптә математика фәнен укыта.

Бәйге шартлары буенча "Россиянең Ел укытучысы-2010" бәйгесенең финалы Магнитогорск шәһәрендә узачак.


URL (яңартылу датасы: 05.10.2009 - 18:12):https://belem.ru/node/1977