Яшь уйлап табучылар бәйгесе старт алды
1 нче октябрьдә Татарстанда «ХХI гасыр Кулибиннары» исемле III Республика олимпиадасы үз эшен башлады. Ярыш беренче ел гына үткәрелми. Уйлап табучанлык өлкәсендә үз көчләрен сынау мөмкинлеген Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы бирә.
«ХХI гасыр Кулибиннары» нидән гыйбарәт? Бу – интеллектуаль иҗат өлкәсендә шәхси-командалы комплекслы ярыш. Укучылар үз эшләнмәләрен киң аудитория алдында тәкъдир итәргә, чыгыш ясарга тиеш.
Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын мактау кәгазьләре, дипломнар һәм акчалата премияләр көтә. Әйтик, 1нче урынга – 7 мең, икенчегә – 5 мең, ә 3 урынга 4 мең каралган. Өстәвенә, 3 мең күләмендә кызыксындыру бүләкләре дә булачак. Акчалата бүләкләр җиңүчеләрне әзерләгән педагогларга да биреләчәк.
11нче сыйныфта укучы катнашучыларга аеруча зур стимул бар. Чыгарылыш сыйныф укучысы җиңү яулап, республиканың теләсә кайсы техник югары уку йортына кергән очракта, беренче курс дәвамында Уйлап табучылар җәмгыятеннән стипендия түләнәчәк.
Беркетелгән файлда чараның нигезләмәсе белән танышырга мөмкин.