Татарстан укытучылары һәм табиблары өчен бердәм мәгълүмат көне үткәрәчәкләр
2 октябрьдә Татарстанда Халыкара укытучылар көне һәм Халыкара табиблар көне уңаеннан Пенсионерларга ашыгыч ярдәм күрсәтү көне узачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Укытучы һәм табиб һөнәрләре иң күркәм һәм һәркайсыбыз өчен мөһим һөнәрләр. Шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2 октябрьдә Пенсионерларга ашыгыч ярдәм күрсәтү көне киң колачлы акциясен үткәрү ниятләнә.
Әлеге һөнәри бәйрәмнәргә багышланган бердәм мәгълүмат көне укытучылар һәм медицина хезмәткәрләренә вакытыннан элек пенсия белән тәэмин итү хокукы турында мәгълүмат бирү, шулай ук табиблар һәм мөгаллимнәргә шәхси консультация ярдәме күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белгечләре мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, шулай ук авыл һәм шәһәр җирлеге муниципаль берәмлекләре базасында гражданнарга шәхси консультация бирәчәк.
Әлеге һөнәр вәкилләренә картлык буенча вакытыннан элек түләнүче пенсиянең күләменә йогынты ясаучы күрсәткечләр, мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслау өчен капитал салу мөмкинлекләре һәм башкалар хакында сөйләячәкләр.
Бу көнне күчмә (мобиль) клиент хезмәте Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге белән берлектә авыл һәм шәһәр җирлеге муниципаль берәмлекләренә барачак, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен юридик консультацияләр үткәреләчәк. Шулай ук картлык буенча вакытыннан элек хезмәт пенсияләре билгеләнгән сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә пенсия таныклыклары тапшыру күздә тотыла.
Россия Федерациясенең Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә 279–27–27 телефоны буенча “кайнар линия” эшләячәк. Шалтыратулар Россия Пенсия фондының территориаль идарәләрендә дә кабул ителәчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары белгечләре аңлату эшләре алып барырга ниятли.
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең белешмә телефоны: (843) 555-74-74.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru