«Илһамлы каләм» әдәби конкурсы старт ала
Бәйгенең географиясе киң. Биредә Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан гына түгел, Россия регионнары һәм хәтта чит ил милли-мәдәни үзәк һәм иҗтимагый оешмаларыннан да иҗади эшләр көтеп калалар. Билгеле, ярышта 9-11нче сыйныф укучылары гына катнаша ала.
Бәйгене оештыручылар арасында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бар. Елдагыча әдәби көрәш 4 номинациядә барачак. Бу - проза, шигърият, драматургия һәм публицистика. Бәяне исә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендәге жюри төркеме куячак.
Конкурс ике турдан гыйбарәт. Аның беренчесе агымдагы елның 10нчы октябреннән 2010 елның 15нче февраленә кадәр дәвам итәчәк, икенче туры 15нче февральдән 1нче апрельгә кадәр барачак. Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү тантанасын 24нче апрельгә планлаштырылган.
“Илһамлы каләм” конкурсында катнашучыдан ирекле темага иң күбе 2 иҗади эше сорала. Аларга бәяне 10 баллы система буенча куячаклар. Сюжетның үзенчәлеге, композиция төзү осталыгы, сәнгати тоемлау һәм тәэсирлелек, авторның үз стиле булу-булмау – бар да игътибар үзәгендә булачак.
Иҗади эшләрне litconcurs@yandex.ru электрон адресына юлларга яки Казан, Татарстан урамы, 2нче йорт, 212 кабинет адресына китерергә (җибәрергә) кирәк. Эшләрнең басма һәм электрон варианты булырга тиеш. Тулырак мәгълүмат: 8-905-371-15-71, (843) 293-94-51.
Фикерләр
garipovazulfira...
1 Май, 2013 - 20:59
Permalink
илһамлы каләм.
"илһамлы каләм" конкурсы 2013 елда оештырыламы?Укытучылар да катнаша алмыймы? Катнашканга сертификатлар, дипломнар биреләме?
Раил Гатауллин
4 Май, 2013 - 08:41
Permalink
Илһамлы каләм - 2013
Бу турыда күптән түгел язып чыккан идек: http://belem.ru/node/4018. Сорауларны оештыручыларга (Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты - http://kpfu.ru) турыдан-туры да бирә аласыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Сылу
27 гыйнвар, 2010 - 14:45
Permalink
Җавап
http://belem.ru/node/2334 Сезгә дә туры килә, дип уйлыйм.
Кунак
20 гыйнвар, 2010 - 16:43
Permalink
конкурслар
ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ!!!!!!!!! Мәктәп укучылары өчен конкурслар,олимпиадалар бар,ә СУЗ лар өчен күргәнем юк. Кем белә,шушы форумда фикерләрегезне,рәхим итеп, калдырыгыз әле. Алдан ук рәхмәт!!!!!
Кунак
13 Ноябрь, 2009 - 19:25
Permalink
«Илһамлы каләм»
Югары дәрәҗәдә оештырылган бу конкурста катнашыгыз. Узган елны "Иң яхшы публицистика" номинаиясендә мин 1 нче урын яуладым. Башта ышанмадым, ә соңыннан бу конкурс мине чынлап та илһамландырды. Рамил Ханнанов оста оештыручы гына түгел, үз фикерен кистертеп әйтүче кеше буларак та истә калды. Һәрбер катнашучыга диярлек игътибар күрсәтелде. Бик күп конкурсларда катнашучы буларак,«Илһамлы каләм» тагын да үзенчәлекле дип авыз тутырып әйтә алам.«Илһамлы каләм»не географиясе киңәюе белән ихлас котлыйм! Афәрин, татар егетләре! Сезгә зур ихтирам белән Чүпрәледән Айгөл Җәләлова. Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбе.