Татар яшьләре 100 мең имзаны җыеп бетермәкче
Татар телен Россиядә икенче дәүләт теле итү акциясе 100 мең имза җыелганчы дәвам итәчәк. Оештыручылар тагын ярты ел вакыт кирәк булыр дип фаразлый.
Әлеге акция башланганда Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин: “50-100 мең имза җыелса, без Россия Дәүләт Думасына хокукый инициатива белән чыгарга телибез”, дигән иде. Соңырак бу сан 100 мең дип кенә әйтелә башлады.
Бу көннәрдә “Независимая газета” имза җыю октябрьдә төгәлләнәчәк дип язып чыкты.
“Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова сүзләренчә, татар телен Россиядә икенче дәүләт теле итү акциясе әле дәвам итә.
“Без аны вакыты чикләнмәгән чара дип игълан иттек. Шуңа октябрьдә тәмамлана икән дигән сүзләр дөрес түгел. Без әле октябрьдә Хәтер көнен уздырабыз. Анда шулай ук имзалар җыю булачак”, диде ул.
Имза җыюның сүлпәнәюен Сабирова җәй айлары белән бәйле. Чөнки аларга бөтен эштә студентлар ярдәм итә килгән. Ә алар каникулга китү сәбәпле, эш акрынайган.
Әмма Россия төбәкләрендә имза җыю эше элеккечә бара дип ышандырды ул.
“Независимая газета”да 35 мең имза җыелу турындагы мәкалә дә, мөгаен, күбрәк Россия төбәкләренә кагыладыр. Чөнки мәгълүматны биргән Руслан Айсин күбрәк алар белән эшли. Ә без Казанда эшләдек. Шуңа бу санны әле төгәлрәк ачыклыйсы бар”, диде Сабирова.
Аның сүзләренчә, максат 100 мең имза җыю. Һәм шул сан җыелгач кына алар аны элек әйтелгәнчә Россия Дәүләт Думасына илтергә уйлый.
“Казанда инде имзалар 10 меңнән артты, төбәкләр һәм интернеттагыларны кушкач, бәлки, 35 меңгә туладыр. Миңа калса, әле 100 меңгә тутыру өчен тагын ярты ел кирәк булачак. Иң мөһиме хәзер активлашу. Әгәр ныклап тотынсак бу сан бәлкем ел азагына да җыелып бетәр”, диде “Үзебез” координаторы.
Чыганак: www.azatliq.org