Бәйгедә катнаш!
25 Sep, 2009 Сылу 0
Россиядә балалар-үсмерләр аудиториясенә эшләүче позитив контентлы интернет-ресурслар бәйгесе старт алган иде. Биредә Татарстаннан да бер сайт катнаша. Республика үсмерләр китапханәсенең сайты хәзер номинантлар арасында. Ләкин бәйгенең таләпләренә туры килгән сайт авторларыннан гаризалар кабул итү әле тәмамланмаган. Димәк, Рунет премиясенә син дә дәгъва кыла аласың. Бәйгенең нигезләмәсе, гаризалар тапшыру тәртибе һәм сроклар белән http://www.positivecontent.ru/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин.