Татарстанда меңнән артык мәктәп “төбәк” Интернетына күчкән
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Интернет челтәренә тоташтырылган 1061 мәктәп төбәк финанславына күчерелгән.
Искә төшереп үтәбез, 2006-2007 елларда “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында Россия мәктәпләре федераль бюджет хисабына Интернет челтәренә тоташтырылды. Татарстанда бу чорда Интернетка 1612 гомуммәгариф оешмалары тоташтырылган иде. Шулай итеп гомуммәгариф оешмаларының тоташтырылган көннән башлап трафик түләүләрен федераль бюджет каплады. 2008 елның октябреннән башлап гомуммәгариф оешмалары киләсе елның 1 гыйнварына кадәр этап буенча төбәк финанславына күчеп бетәргә тиеш.
Бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлегендә белдерүләренчә, хәзерге вакытта Татарстанның 1061 мәктәбенең интернет-трафик түләүләре республика бюджеты акчалары хисабына башкарыла. Татарстанның калган мәктәпләре 2009 елның ахырына кадәр “төбәк” Интернетына күчеп бетәргә тиеш.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Ильфар
29 Сентябрь, 2009 - 13:15
Permalink
Зур рәхмәт!!! Утырганбыз
Зур рәхмәт!!! Утырганбыз азапланып...
Кунак
28 Сентябрь, 2009 - 10:02
Permalink
Источник обновления дә
Источник обновления дә
http://kav.tatar.ru/updates дигәнне өстәргә һәм беренче юлга урнаштырырга
Ильфар
25 Сентябрь, 2009 - 19:28
Permalink
Уңайсыз ягы бар...
Без дә күчеп өлгердек. ГИСТ турында төрле фикерләр ишетәбез. Бездә алай уңайсызлыклары күренми. Тизлеге шәп. Менә мәктәпләргә куелган 6нчы Касперны (антивирус)гына автомат яңартып булмый башлады. Кулдан яңартып утырасы бар (папкадан). Бүтән юлын белүчеләр булса форумдагы ГИСТ темасында язып калдырмаслармы икән? Адресы: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=522