БАШКОРТСТАН: Уфада милли компонентны яклап пикет узды
22 Sep, 2009 Сылу 0
Яңгыр астында узган урам чарасын башкорт яшьләренең “Күк бүре” исемле оешмасы уздырды.
Анда 60-ка якын кеше катнашты. Әлеге чараны башкорт яшьләренең “Күк бүре” исемле оешмасы уздырды. Анда милли компонентны кайтару таләп ителде. Милли компонент булмаса, патриотизм да булмаячак дип билгеләнде.
Башкорт яшьләре уздырган чарада беренче тапкыр татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан да берничә вәкил катнашты.
Чыганак: www.azatliq.org