Олимпиадалар турында
Мәктәп укучылары олимпиадаларының Россия советы рәисе Виктор Садовничий быел уздырылачак ярышларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын ассызыклый. Сынауларны оештыручыларга катгый таләпләр куела, белгечләр составы да җитдиләнәчәк. Бу турыда сүз олимпиадалар советы утырышында барды. Утырышка ике көн кала ил башлыгы Дмитрий Медведев әлеге олимпиадаларның барысы да югары дәрәҗә күрсәтмәвен әйтеп узган иде. Нәтиҗәдә, Президент олимпидаларны араларга кушты.
Виктор Садовничий биргән мәгълүматларга караганда, былтыр узган олимпиадаларның 24е оештыручылар вәгъдә иткән дәрәҗәгә туры килми. Мәскәү дәүләт университеты ректоры фикеренчә, олимпиадалар хәрәкәте статусын төшерүче чараларның уздыруын тыючы карарлар чыгарырга кирәк. Әйтик, сыйфатсыз олимпиадаларның хуҗалары җавапка тартылсыннар иде. Оештыручыларның исем-фамилияләре дә билгеле бер документларда теркәлергә, мәгълүмати сайтларда урын алырга тиеш. Вузара олимпиадаларны исә уртак көч белән оештырырга кирәк. Өстәвенә, аларда Совет әгъзалары һәм белгечләрнең катнашуы да сорала.