БДИ. Актуаль сораулар.
Бердәм дәүләт имтиханы билгеле бер үзгәрешләр кичерәчәк. Әлеге яңалыклар турында Мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко “Огонек” журналына сөйләде.
Беренче үзгәреш
Быел җәй югары уку йортлары абитуриентларны өч дулкын дәвамында кабул итте. 2010 елда исә кызлар-егетләр ике дулкында гына катнашачак. Группаларны туплау өчен ике дулкын да җитә, дип саный мәгариф оешмалары. Абитуриентлар өчен дә уңай – студент булу-булмавын алар тизрәк срокта беләчәк.
Икенче үзгәреш
Гаризаларны билгеле бер сандагы уку йортларына гына тапшыру. Әлеге тәкъдим әле расланмаган. Документларын дистәләгән уку йортына бирергә мөмкинлеге булган абитуриент киләчәге, булачак һөнәре турында төпләп уйламый. “Кайда бәхет елмая – шунда укыйм” принцибы белән кабул итү комиссияләрен штурмлый. Уку йортлары санын чикләсәк, абитуриент кайда укырга теләвен конкрет сайлаячак.
Өченче үзгәреш
Югары уку йортлары барлык предметлар буенча да кабул итү балларын билгеләячәк. Моңарчы баллар киртәсен алар профильле дисциплиналардан гына куя ала иде. Профильле булмаган фәннәр ничә булачак соң? Реморенко сүзләренә караганда, 1 фән профильле, 2 профильле булмаган фән булачак. Тулаем алганда, уку йортына укырга кергәндә 3-4 фәннән сынау узарга кирәк. Мәктәпләрдә исә чыгарылыш сыйныф укучылары 11 фәннән БДИ тапшыра алачак. Бу – ике мәҗбүри предмет (рус теле белән математика) һәм укучының сайлап алуы буенча 9 дисциплина.