belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Россиянең Ел укытучысы-2009

Россиянең Ел укытучысы-2009

15 Sep, 2009 Сылу 0
Россиянең Ел укытучысы-2009

http://www.teacher-of-russia.ru/index.php сылтамасы буенча Россиянең Ел укытучысы Россиякүләм бәйгесендә катнашучыларның электрон ресурслары исемлеге тәкъдим ителде. Биредә катнашучылар өчен тавыш биреп була. Әлеге зур исем өчен көч сынашучылар арасында Татарстаннан да бер вәкил бар. Сүз Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Динар кызы Хөсәенова турында бара. Гүзәл Хөсәенова “Татарстан Республикасының Ел укытучысы – 2009” титулы иясе. Мөгаллимгә уңышлар телибез.

Мәгълүмат өчен, 1990 елда бирле уздырылган бәйгедә гадәттә ир-ат укытучылар җиңү яулый. Конкурс тарихында Россиянең Ел укытучысы исемен бары ике генә хатын-кыз педагогка бирәләр.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2009 - 15:38):https://belem.ru/node/1909