"Иң яхшы спорт күзәтүчесе"
9 Sep, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының матбугат үзәкләре арасында Республикакүләм "Иң яхшы спорт күзәтүчесе” бәйгесе узды.
Җиңүчеләрне кичә Н.Лобачевский исемендәге лицей актлар залында котладылар. Чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” Республика хәйрия фонды үткәрде.
Ярышта барлыгы 100гә якын иҗади проект катнаша. Эшләр 4 номинация буенча бәяләнә: “Спортрепортаж”, “Объектив аша спорт”, “Спорт һәм юмор – бергә!!!”, “Иң яхшы газета”.
Җиңүчеләр исемлеген беркетелгән файлда табарга мөмкин.