Россиялеләр кайсы фәннәрне артык күрә?
3 Sep, 2009 Сылу 0
Күптән түгел уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, россиялеләр өчен мәктәп программасыннан бары математика (50%) һәм рус теле генә (47%) актуаль. Чит телләрне (25%), тарих (24%), физика (17%), әдәбият (16%), информатиканы (13%) мөһим дип санаучылар бик аз. Химия (9%), география (7%), физкультура (4%), биология (3%), тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (2%) исә тормышта бөтенләй кирәксез фәннәр икән. Җәмгыять белеме, икътисад, хезмәт, этиканы кирәк фән дип санаучылар 1 процентка да тулмый.
Россиялеләрнең нибары 7 проценты өчен генә мәктәптә укытылган барлык фәннәр дә кирәк һәм файдалы.