Урта һәм югары һөнәри белем алучы студентларга стипендия күтәрелде
Министрлар Кабинетының 2009 ел, 10нчы март, 139нчы номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасының дәүләт карамаганда булган урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары студентлары-укучыларының стипендиясе артты.
— Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белемне дәүләти югары һөнәри белем бирү оешмасының көндезге формасында алган студентларга 1100 сум күләмендә стипендия каралган;
— Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белемне дәүләти югары һөнәри белем бирү оешмасының көндезге формасында алган 1нче һәм 2нче группа инвалидлар, ятимнәр һәм караучысыз калган балаларга 1650 сум стипендия каралган;
— урта һөнәри белемне Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт карамагындагы оешмаларның көндезге бүлегендә алганнарга 400 сум билгеләнгән; әлеге сумма шул ук шартларда укып, азык-төлек белән тәэмин ителмәгән студентларга да бирелә;
— башлангыч һәм урта һөнәри белемне Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт карамагындагы мәгариф оешмаларының көндезге бүлегендә алучы инвалид-студентлар, ятимнәр һәм караучысыз калган балалар 600 сум стипендия алачак;
— башлангыч һөнәри белемне Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт карамагындагы мәгариф оешмаларының көндезге бүлегендә алып, азык-төлек белән тәэмин ителгән укучылар 286 сум ала;
— урта һөнәри белемне Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт карамагындагы мәгариф оешмаларының көндезге бүлегендә алып, азык-төлек белән тәэмин ителгән укучылар 286 сум.