Түбән Каманың мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләре педагогик хезмәт осталыгы бәйгесендә катанаша
1 Sep, 2009 Сылу 0
IX Россиякүләм “Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшенең уку һәм укудан тыш формалары буенча педагогик хезмәт остасы” бәйгесенең республика этабына Түбән Каманың 7 мәгариф оешмасы үз материалларын тәкъдим итә.
Балалар өчен физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшенең аеруча нәтиҗәле оештыру формаларын билгеләү, мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары педагогларының алдынгы эш тәҗрибәсен һәм сәламәт яшәү рәвешен таныту – бәйгенең төп максатлары. Ярышта физик культура инструкторлары көч сынаша. Алар шәхси уникаль программаларын, методик эшләнмәләр һәм ярдәмлекләрен, шул исәптән, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында балалар өчен уздырылган кызыклы чараларны тәкъдир итәргә тиеш.