Дмитрий Медведев: Фәннәр Академиясе тарих дәреслекләре эчтәлегенең чынбарлыкка туры килү-килмәвен тикшерәчәк
Бу турыда ил башлыгы «Вести недели» программасы алып баручысы белән әңгәмәсендә хәбәр итте. Әлеге белгечлек буенча бастырылган дәреслекләргә цензураның бетерелүе, Советлар Союзы таркалу белән ачыкланган яңадан-яңа фактлар бер үк тарихи вакыйгаларны укучыга төрлечә җиткерүче һәм аңлатучы дәреслекләр барлыкка килүгә сәбәп булды. Мондый уку әсбаплары мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары башларында мәгълүмати “ботка” тудыра.
«Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кирәк дип саныйм. Бүгенге көндә әлеге төр китаплар Фәннәр Академиясе кебек эре фәнни үзәкләрдә белгечләр бәяләмәсен уза. Тикшерү барышында төп мәсьәлә – мәгълүм вакыйгаларның барлык дәреслекләрдә дә бертөсле сурәтләнүе хәл ителергә тиеш. Караны ак дип атарга ярамый. Советлар Союзына мөнәсәбәт, илдә хәким иткән сәяси режимга һәм ул чор дәүләт лидерларына караш тискәре булырга мөмкин. Ләкин мәсьәлә башкада, әйтик, Икенче Бөтендөнья сугышын кем башлаган, кешеләрне кем үтергән, кем миллионлаган кеше гомерен саклап калган, ахыр чиктә Европаны кем коткарган? Әлеге сорауларга җаваплар төрле булырга тиеш түгел. Тарихыбызга саклык белән карыйк», — дип ассызыклады Медведев.
Чыганак: www.ras.ru