Авиатөзелеш районында 2 яңа мәктәп ачыла
1 Sep, 2009 Сылу 0
Бүген Казанның Авиатөзелеш районында берьюлы ике яңа мәктәп ачыла. Бу турыда кичә аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин белдергән иде.
Башкала мэры Илсур Метшин ассызыклавынча, Авиатөзелеш районы күзгә күренеп үзгәрә, төзекләндерелә. Яңа торак йортлар барлыкка килү сәбәпле, районда мәктәп яшендәге кызлар-малайларның саны артуы да гаҗәп түгел. Шул удайдан Авиатөзелеш районында 1нче сентябрь көнне ике яңа мәктәп тәүге кат ишекләрен ачты. Биредә спорт залы, компьютер бүлмәләреннән тыш әле бассейн да бар. Укучыларга тырышып укырга гына кала.